Онлайн режимында иртәнге киңәшмә

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.

Бердәм диспетчерлык хезмәте хәбәр итүенчә, ял көннәрендә 1 һәлакәт булган - Юраш авылында 1 кеше батып үлгән.

Район үзәк хастаханәсе хәбәр иткәнчә, район буенча коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә - бүгенге көндә Менделеев районы халкыннан 27,3% прививка ясатылган. Шулай ук ОРВИ үсеше бара, пневмония белән 3 айлык бала авырый.

Районда эшсезлек дәрәҗәсе тотрыклы кала бирә-0,5%. 

Районның авыл хуҗалыгында урып-җыюга әзерлек бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International