Менделеевскида covid-19 га массакүләм вакцинация ясауга хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә кушылды

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге начальнигы Руслан Бәдретдинов COVID-19дан прививка ясатты.
Менделеевскида коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Бүгенге көндә Менделеевскида 3960 кешегә прививка ясалган. Прививканы поликлиниканың 113 нче кабинетында ясарга яки предприятиегә Мобиль бригада чакырырга була.

Район буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы Руслан Бәдретдинов массакүләм вакцинациягә кушылды:
-Бүгенге көндә хокук саклау органнары хезмәткәрләре арасында COVID тан 19 40 кеше прививка ясаткан. Сәламәт булу өчен прививка ясарга кирәк дип саныйм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International