Баланы тәрзәдән егылып төшүдән ничек сакларга?
– Бала өйдә булганда тәрәзәләрне ачмагыз! Бер мизгелгә генә игътибарны читкә юнәлтү дә бала гомеренә торырга мөмкин.
– Урындык, өстәлләрне һәм башка җиһазларны тәрәзә кырына куймагыз.
– Балага тәрәзә янындагы җиһазда сикерергә рөхсәт итмәгез.
– Чебен-черкидән саклаучы сеткаларга ышанмагыз. Ул баланы егылудан сакламый, киресенчә, сабый аңа ышанып таяна һәм сетка белән бергә егылып төшәчәк.
– Тәрәзәгә бала ачмаслык итеп блокираторлар яки рәшәткәләр куегыз.
– Балага тәрәзәдән нәрсәдер күрсәткәндә, аны ныклап тотыгыз, киеменнән генә тотмагыз.
– Өлкән балаларны кечкенәрәкләрен карарга өйрәтегез.
– Балаларны беркайчан да күзәтүсез калдырмагыз.