Шәһәр халкы тренировкаларда актив шөгыльләнә.
"Ушков утраулары" паркында гиппопрессив гимнастика буенча ачык һавада күнегүләр узды. Тренер Регина Шәмсетдинова осанка, тән мускулларын һәм прессны ныгыту буенча дәрес үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, «Сәламәт Менделеевск» проекты июнь ахырында эшли башлады. Тренировкалар атнага 2 тапкыр уза. Дәресләр расписаниесе белән проекта ZM_fitmendeleevsk проектының рәсми сайтында һәм "Менделеевские новости" # mendeleevsknews Instagram да танышырга мөмкин

