Яшел урам буенча юл участогында яңа асфальт җәелә.
Шәһәрдә Яшел урамнан башланган юл-төзекләндерү эшләре бара. Юл катламы Октябрьская урамы буенча яңартылачак, аннары Пушкин урамы буенча "Чулман" базарына кадәр барачак. Пушкин һәм Чоловский урамнары киселешендә түгәрәк хәрәкәт оештырылачак.
Яңа катлам җәю барышында махсус техника кулланыла.
Барлык юл эшләрен 1 сентябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр инвестицион һәм инфраструктура үсеше идарәсендә.
Эшләр "Куркынычсыз сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында алып барыла.
Фото: Менделеевск яңалыклары.