Менделеевск районында автомобиль ГАЗ өстәмә компрессор станциясе барлыкка киләчәк

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Август ахырында Менделеевск районында автомобиль ГАЗ өстәмә компрессор станциясе барлыкка киләчәк.

Бу мәсьәлә буенча бүген районга эш визиты белән Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров килде.

Премьер-министр урынбасары, район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм подрядчы катнашында Делегация төзелеш объектын карап чыктылар. Якын арада М7 трассасы янындагы территориядә Монай авылыннан ерак түгел заправка станциясе төзеләчәк. 

Биредә яңа асфальт катламы, заправка, кафе барлыкка киләчәк. Объектта төзелеш эшләрен сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International