6 июльдә район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итү барышында халыкның төрле мөрәҗәгатьләре каралды:
РҮХнең медицина хезмәткәренә җир кишәрлеге бирүдә ярдәм итү буенча;
- бистәдә ясалма тигезсезлекләр урнаштыру буенча.
Барлык мәсьәләләр дә алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.