8 июльдә менделеевлылар гаилә бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү шәһәрнең төп мәйданында мәдәният сарае янында узачак.
Чара башында 35 һәм 50 ел бергә яшәгән гаиләләрне бүләкләү тантанасы булачак.
Аннары мәдәният сарае һәм балалар сәнгать мәктәбе сәнгать коллективлары катнашында концерт узачак.
Чара 18:00 сәгатьтә башлана.
Шул ук көнне 20:30 сәгатьтә «Ушковские острова» паркында ачык һавада «Югалган бала маҗарасы» дигән фильм күрсәтеләчәк.