«Туганайлар» фольклор җыры ансамбле Сочида узган конкурста җиңүче булды

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Керәшен җыр һәм биюенең «Туганайлар» халык фольклор ансамбле Сочи шәһәрендә узган Халыкара конкурста катнашты. 

Коллектив беренче дәрәҗә лауреат булды һәм Мәскәү «Минем Мәскәү» конкурсында катнашырга чакыру алды.

«Туганайлар» ансамбле җитәкчесе Ясминнур Гыйззәтуллина хәйрия концерты үткәргән өчен, шулай ук милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү эшендә хезмәттәшлек иткән һәм ярдәм иткән өчен Сочи шәһәре татар-башкорт җәмгыяте рәисе исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International