Интернационалистлар бульварын төзекләндерү эшләре бара

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Проектны тормышка ашыру «Уңайлы шәһәр мохите» федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды, беренче чиратта 23 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Бульварны төзекләндерү Юбилей урамындагы 6 нчы йорттан башланды һәм 7 нче гомуми белем бирү мәктәбенә кадәр сузылачак. Бу хакта инвестицион һәм инфраструктура үсеше идарәсе сайты хәбәр итә.

Бүгенге көндә сәүдә объекты төзелеше бара, асфальт катламы үзгәрә һәм тротуарлар төзекләндерелә.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, төзекләндерү "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты кысаларында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International