8 нче июль көнне Песәй мәдәният йортында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» уңаеннан, ял кичәсе уздырылды. Эшләп арган көнгә мәдәният йортында күңелле итеп нокта куелды. Рәхәтләнеп милли уеннарыбызны уйнадык: " Йөзек салыш ", "Чума үрдәк, чума каз", "Өчле" һ.б. Татар халкының җырларыннан төзелгән "Көйне таны" уены да кәефләрне күтәрде. Кичәдә катнашучыларның гаиләләренә җылы тәбрикләү сүзләре җиткерелде, матур теләкләр юлланды.
(1).jpeg)
