Гаиләм минем терәгем

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта, кояш та бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә. Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдыра бу көн. Тойма авылы китапханәчесе  мәдәният хезмәткәре белән берлектә  гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган уен программасы уздырдылар. Чара  «Гаиләм минем терәгем» дип исемләнде.Әбиләр, әниләр һәм балалар төрле уеннарда катнаштылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Уен программасы бик күңелле узды.

Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын.Һәр гаиләдә балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International