Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 15 июльдән 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 18-23 яшьлек физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы яңа бер тапкыр бирелә торган түләүгә гаризалар кабул ителә башлый. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин.