16 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Татарстан эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары-2021» конкурсында үз проекты турында сөйләячәкләр. Чара яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк https://mpr2021.ru/ - анкетаны тутырырга һәм почтага җибәрергә molpred2021rt@mail.ru 20 августка кадәр. Катнашучыларны сайлап алу 10 номинация буенча узачак: "Интернет эшкуарлык", "Франчайзинг", "Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы", "Социаль өлкәдә эшкуарлык", "Инновацион эшкуарлык", "Сәүдә", "Хезмәт күрсәтү өлкәсе", "Халыкара эшмәкәрлек", "Үзмәшгульләр".