Пенсия фонды белгечләре телефон аша шәхси мәгълүматларны тапшыруны тыя торган законнарны бозмыйча, менделеевлыларга үзләренең пенсия һәм социаль хокуклары турында телефон аша мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк. Моның өчен яшерен кодлы сүз кертергә кирәк, һәм мәгълүматларның өченче затларга эләкмәячәгенә ышанычлы булырга мөмкин.