Менделеевскида Шәһәр көнен бәйрәм итү датасы билгеле булды

2021 елның 16 июле, җомга

Менделеевскида Шәһәр көнен август аенда үткәрергә планлаштыралар.

14 августка Менделеевскида Шәһәр көнен үткәрү планлаштырыла. Шәһәр халкын һәм кунакларны бу көнне зур бәйрәм программасы көтә, ул Гассар ис. мәдәният йорты мәйданында узачак.

Программада велоузыш, Менделеевск районының иҗат коллективлары чыгышлары һәм бәйрәм салюты планлаштырылган. Шулай ук Шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан «Менделеевск яңалыклары» редакциясе, район ЗАГС бүлеге, «Юность» кинотеатры «Кәләшләр парады-2021»үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International