"Дәвалау үләннәре илендә" сәламәтлек бәйрәме

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

16 июль көнне Камай авылы территориясендә "Дәвалау үләннәре илендә" сәламәтлек бәйрәме узды. Үсемлекләрнең дару үзлекләре кешеләргә бик күптән билгеле иде. Халык табиблары-дәваланучылар теге яки бу үләннең шифалы үзенчәлекләре турында, хәзерге вакытта файдаланыла торган "табигый даруханәнең" ныклы нигезен булдырып, буыннан-буынга зур күләмле мәгълүматлар тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Үләннәр җыйдылар,дәвалау үләннәренең үзлекләре турында сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, кечкенә фотосессия оештырдылар, яңа җыелган үләннәрдән чәй эчтеләр һәм хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International