Тойгуҗа авылы китапханәсендә татар язучысы, шагыйрь Гәрәй Рәхимгә 80 яшь тулу уңаеннан “ Ул чәчәкле капкадан иде” дип аталган шигъри сәгать үткәрелде. Китапханәче чарага килүче китап укучыларны аның биографиясе, китапханә фондында булган китаплары белән таныштырды. “Сайланма әсәрләр китабынннан “Аля – шер туны” шаян парчасы елмаерга сәбәп булса, шул ук исемдәге икенче томнан туган якка, мәхәббәт һәм башка темаларга багышланган лирик шигырьләре дә укучыны битараф калдырмады. Шулай ук аның иҗаты турында вакытлы матбугатта чыккан мәкаләләләргә дә күзәтү ясалды, ә соңыннан Г. Рәхимнең “”Җырлагыз, гармуннар” шигыренә язылган җырны бергәләп җырладылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)