Менделеев мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Ислам диненең төп бәйрәмнәренең берсе өч көн дәвам итә.
Татар авылларының мәчетләрендә иртә таңнан халык күп иде. Менделеевскида пешекчеләр-осталар тәмле коймаклар әзерләделәр - Корбан гаетенең төп ризыгы.

Район Имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев бәйрәм вәгазе укыды, ТР Диния нәзарәте җитәкчелеге исеменнән изге бәйрәм белән котлады.

Район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән тәбрикләргә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнур Фәрухшин да кушылды.

Соңыннан җыелучылар күмәк намаз укыды. 5 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр корбан чалу барачак.

Ирек хәзрәт Нуриев аңлатканча, итнең өченче өлешен теләүчеләр мәчеткә тапшыра алалар. Ул ике өлешкә бүленәчәк – 10нчы төзәтү колониясендә җәза үтүче мохтаҗлар һәм мөселманнар өчен. 

Ә бүген, 21 июль көнне, "Ушковские острова" паркында хәрәкәтле уеннар, спорт ярышлары, Коръән уку конкурсы һәм пылау белән сыйлану белән бәйрәм программасы оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International