Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 1 тапкыр ярдәмгә чыккан.Чаллыда зыян күрүчеләрсез торак булмаган йорт янды. Шулай ук тагын 3 хәбәр килде.
РҮХ хәбәр иткәнчә, ОРВИ очракларының артуы күзәтелә. Алабуга ковид госпиталенә пневмония белән 7 кеше хастаханәгә салынган.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, эшсезлек дәрәҗәсе - 0,47%, буш вакансияләр 1012 тәшкил итә.
Урып-җыю кампаниясе Микрәшев, Әһлиев КФХларында һәм Мәхмүтов КФХларында дәвам итә.
Шулай ук мәктәпләрнең уку елына әзерлеге һәм Турай авыл җирлегендә балтырга каршы көрәш турында фикер алыштылар.