Көчле алкышлар һәм Мендельсон маршы астында ЗАГС Идарәсенең тантаналар залына бриллиант юбилярлар керде.
Алар 60 ел бер-берләренә мәхәббәт һәм тугрылык хисләре кичерделәр. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, дүрт онык һәм биш оныкчык тәрбияләүдә булышалар.
Минәхмәтовлар тормышы-тату һәм хөрмәткә лаек гаилә төзү, игелек һәм тугрылык үрнәге булып тора.
– Гаилә тормышында иң мөһиме-сабырлык һәм бер – береңне кайгырту, - дип саныйлар ирле-хатынлы.
Юбилярларга котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалеева, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Татьяна Алексеева мөрәҗәгать итте.









