Менделеевск районыннан бу бәйрәмгә Иске Гришкино авылының "Бигеш" керәшен халык фольклор ансамбле, Менделеевск шәһәренең "Туганайлар" һәм Сетяково авылының "Карендәшләр", Бөрешле авылының "Ак Чишмә" фольклор ансамбле солистлары барды. Алар Менделеевск районы керәшеннәренең ишегалдын оештырдылар. Сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр.
"Бигеш" фольклор ансамбле 80 еллык тарихы юбиляр булганга, иң дәрәҗәле кунакларны каршы алырга лаек булды Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Егоров Иван Михайлович) ансамбльгә 80 еллык юбилее уңаеннан милли костюмнар һәм музыка уен кораллары алу өчен 500 000 сумлык сертификат тапшырды. ММР мәдәният бүлеге ансамбльләрнең бәйрәмгә бару өчен транспорт оештырды
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)

.jpg)
.jpg)
.