Хакимияттә Менделеевск районы Советының тугызынчы утырышы булды

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, 22 июльдә, хакимияттә Район Башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә Менделеевск муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы булды. 

Утырышта суд рәисе, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм белгечләре, предприятие, учреждение, оешма, территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Район Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү турында;
«Менделеевск муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International