"Ушков утраулары" паркында Корбан туе узды.
Программада балалар өчен аттракционнар, бампербол, волейбол, Күңелле стартлар, Коръән уку буенча конкурс һәм бәйрәм пылавы белән сыйлану булды.
Җыелганнарга район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев мөрәҗәгать итте.
Кече буын өчен ТҖҮ вәкилләре оештырган Күңелле стартлар булды, балалар үзләренең җитезлекләрен тикшерделәр, ә соңыннан тәмле бүләкләр алдылар.






