Әлфия Когогина Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен документлар тапшырды

2021 елның 23 июле, җомга

22 июльдә Яр Чаллы бер мандатлы округы буенча кандидат Әлфия Когогина 8 нче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен документлар тапшырды.

«Минем өчен бүген мөһим көн, мин сентябрь аенда узачак сайлауларда катнашу өчен кандидат буларак тәкъдим итү өчен документлар пакетын тапшырдым. 29 нчы Яр Чаллы бермандатлы округыннан сайлауларга барам. Нәкъ менә бер мандатлы округтан, әгәр дә син округ һәм кешеләр проблемаларын хәл итәргә телисең икән, нәкъ менә шулай сайланырга кирәк дип саныйм. Яр Чаллы, Актаныш, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары кергән округның үсешенә Татарстанның һәм бөтен Россиянең киләчәге бәйле», - диде Әлфия Когогина.

Документлар тапшырганнан соң, кандидат сайлау счеты ачарга рөхсәт ала. Алга таба комиссиягә ачылу турында хәбәрнамәне тапшыра, ә аннары комиссия 10 көн эчендә теркәү яки теркәүдән баш тарту турында Карар кабул итә.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан, Россиядә сайлаулар өч көн дәвамында — 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International