2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә электрон хезмәт кенәгәсе кертелде - бу барлык кешегә дә яхшы таныш документның яңа форматы.
Электрон китап гражданнарның үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка даими, тиз һәм уңайлы кереп торуын тәэмин итә. Анда кәгазьдә исәпкә алына торган мәгълүматларның бөтен исемлеге бар: хезмәткәр турында мәгълүмат, эш урыны, вазыйфа, кабул итү, эштән азат итү яки башка эшкә күчерү даталары, кадрлар чаралары нигезе (дата, номер һәм документ төре), хезмәт килешүенен туктату сәбәпләре, хезмәткәр тарафыннан хезмәт кенәгәсен алып бару вариантын сайлау турында мәгълүмат һ. б. Шулай ук электрон хезмәт кенәгәсе гражданинның 2019 елның 31 декабренә кадәр эшләгән урыннары һәм чорлары турында, аның шәхси лицевой счетында Россия Пенсия фондының персонификацияләнгән исәпкә алу системасында исәпкә алынган мәгълүматлар белән тулыландырылды.
Гражданнар, «хезмәт эшчәнлеге турында белешмә (Өземтә) биреп, РФ Пенсия фонды сайтының Шәхси кабинетында таныша алалар. Дәүләт хезмәтләре порталында «эш һәм мәшгульлек» – «хезмәт хокукы» бүлегендә «электрон хезмәт кенәгәсеннән өземтә»хезмәтеннән файдаланырга мөмкин. Өземтә реаль вакыт режимында төзелә һәм РПФ ХМҮнең квалификацияле электрон имзасы белән раслана.
Документны компьютерга яки мобиль җайланмага саклап калырга, кирәк булганда, электрон почта аша яки бастырып чыгарырга мөмкин.
Хезмәт кенәгәсенең электрон вариантын куллану бик уңайлы. Аның ярдәмендә, потенциаль эш бирүчегә хезмәтнең электрон версиясен биреп, пенсияне дистанцион рәвештә рәсмиләштерергә, дәүләт хезмәтләрен алырга мөмкин. Ә читтән торып эшләүчеләр өчен бу эш бирүченең, әйтик, кабул итү яки эштән азат итү турында мәгълүматларны үз вакытында кертүен контрольдә тоту өчен яхшы мөмкинлек.