Бүген, 23 июль көнне, район башлыгы Валерий Чершинцев Ижевка авылында тротуарны төзекләндерү эшләре барышын тикшерде.
Әлеге эшләр «Авыл территорияләрен төзекләндерү" федераль ярдәмче программасы кысаларында алып барыла. Агымдагы елда бу программага районның 4 авыл җирлеге кергән: Ижевка, Турай, Енабердино һәм Тат. Чаллы.
Ижевкадагы очрашуда авыл аша су агып китмәсен өчен, су бүлү системасын куярга кирәк дигән карар кабул ителде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)