Менделеевлылар Хәрби-Диңгез Флоты Көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 25 июле, якшәмбе

Быел Россия флоты оешуга 325 ел тула.

Бүгенге көндә Менделеевскида яшәүче дүрт кеше илнең су чикләрен саклый.

Сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл мәйданында төрле елларда хезмәт иткән диңгезчеләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, территориаль иҗтимагый советлар, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды.

Тантана сәбәпчеләре бер-берсен бәйрәм белән котладылар, хатирәләре белән уртаклаштылар. Күпләр гаиләләре белән бердәм кием формасында килгән.

«Россия флоты армия элитасы булып тора, - диде котлау сүзендә район башлыгы Валерий Чершинцев. – Хәрби-Диңгез Флоты-илебезнең горурлыгы, аның куәтлелеге символы. Һәрвакыт хәрби диңгезчеләр Ватан сагында торалар, аны диңгез читләрен саклыйлар».

Җыелганнарга шулай ук хәрби комиссар Сергей Залуженко һәм ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева мөрәҗәгать иттеләр.

Григорий Галкин башкаруындагы патриотик җыр моряклар өчен бүләк булды.

Аннары мемориалга чәчәкләр салынды. Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International