27 июльдә район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә Авыл җирлекләре башлыклары, бюджет учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Бүләкләү.
Күпьеллык намуслы хезмәте, Менделеевск районының авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүе өчен һәм юбилее уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Ирина Ишморатова бүләкләнде.
Оператив хәл.
Авыл торак пунктларындагы оператив хәлләр турында полиция участок уполномоченныйлары бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе начальнигы Альберт Юнысов сөйләде. Узган атнада авыл җирлекләреннән 7 хәбәр килде.
ТКХ.
Авыл җирлекләре киселешендә су һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләү хисаплау һәм түләү турында Төзелеш һәм ТКХ бүлеге башлыгы Павел Лизунов сөйләде. Бүгенге көндә җирлекләрдә 300 дән артык счетчик куелган.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр алу өчен документлар рәсмиләштерү турындагы мәгълүмат белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин чыгыш ясады. Шулай ук урып-җыю дәвам итә. Басуларда 33 комбайнның 20се эшли. Уртача уңыш-17-18 ц/га, кичәге көнгә 400 га җыеп алынган.
Күрсәткечләргә ирешү.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең планлаштырылган күрсәткечләренә ирешү турында Икътисад һәм сәнәгать бүлеге башлыгы Лилия Гәрәева сөйләде.
Музей эшчәнлеге.
Туган якны өйрәнү музее директоры Константин Макаров үзенең чыгышында туган якны өйрәнү музееның 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге, эшләнә торган туристик маршрутлар, туристларны алга таба үстерү һәм җәлеп итү планнары турында сөйләде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)