Гражданнарны кабул итү

2021 елның 27 июле, сишәмбе

27 июльдә район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә телефон элемтәсе аша гражданнарны кабул итү булды.

Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

Чираттагы кабул итү барышында халыкның төрле мөрәҗәгатьләре каралды:

- Тын тауларда йөк транспортының карьердан чыгуы турында;

- Тойма елгасы аша күпер төзү буенча акчалата компенсацияне каплау турында.

Барлык мәсьәләләр дә алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International