Хөкүмәт тарафыннан Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясенең, социаль газлаштыру программасы үз көченә кергәнче, эш өчен түләгән очракта, гражданнарга газ кертү чыгымнарын компенсацияләү турындагы инициативасы хупланды.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «Искәртеп үтәм, апрель аенда Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгать иткән вакытта социаль газлаштыру программасын эшләтеп җибәрергә кушты. 1 июньдә Дәүләт Думасы газны йорт биләмәләренә түләүсез җиткерү турында закон кабул итте".
"21 апрельдән соң үз акчаларын тоткан һәркемгә, программа финансланса да, кабул ителмәгәч, дәүләт чыгымнарны тулы күләмдә каплаячак. Бу карарны дөрес һәм гадел дип саныйм", - дип өстәде парламентарий.
Газүткәргечне җир кишәрлекләре чикләренә җиткергән өчен бердәм газлаштыру операторы җавап бирәчәк. Россия Федерациясенең 67 субъектында бу сыйфатта «Газпром» чыгыш ясаячак, 12 төбәктә – эре региональ компания. Кешеләргә тоташуга комплекслы килешү «Бердәм тәрәзә» принцибы буенча төзеләчәк, бу эш вакытын кыскартачак.