«Бөрешле чишмәләре» Уткин укулары беренче район конкурс-фестивале

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

1992 елдан «Бөрешле чишмәләре» дип аталган Уткин укуларының шигърият кичәсен үткәрү традициягә керде, аны улы Игорь Егорович Уткин оештырды.
27 июль көнне 11.00 сәгатьтә Бөрешле мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, якташыбыз Уткин Егор Васильевичның туган көненә багышланган, «Бөрешле чишмәләре» дип исемләнгән Уткин укулары район конкурс-фестивале үткәрделәр. Фестиваль барышында кунакларны һәм авылдашларны шагыйрьнең иҗади тормышы белән таныштырдылар, районның керәшен коллективлары һәм конкурсантлар нәфис сүз осталары чыгыш ясадылар. Укучылар башкаруында Егор Васильевичның шигырьләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International