Менделеевск шәһәрендә Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан митинг узды

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Бүген һава-десант гаскәрләре оешуның 91 еллыгын билгеләп үтелә.

Парашют белән сикерү, күп сәгатьлек марш-броскалар, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында «Тревога» сигналы – десантчыларның армия көннәре шундыйлардан. Һава-десант гаскәрләре элита гына түгел, ә Россия армиясе һәм илнең көче дә булып тора. Күп егетләргә зәңгәр беретта, шул исәптән Менделеевскида да, хезмәт вакытында локаль конфликтлар нокталарында булырга, чечен сугышын узарга туры килде.

ВДВ көненә багышланган Митинг һәлак булган сугышчы-интернационалистлар мемориалы янында узды. Җыелучыларны район башлыгы Валерий Чершинцев, хәрби комиссар Сергей Залуженко һәм ветераннар советы рәисе Лариса Кривилева котлады. Шулай ук җыелучылар өчен концерт программасы да оештырылган иде.

Хакимият, предприятие һәм оешма вәкилләре, Менделеев десантчылары мемориалга чәчәкләр салдылар. Митинг истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International