"Лимонад көне" мастер-классы

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

13 август көнне Ижевка авыл мәдәният йортында "Лимонад көне" дигән кулинар мастер-класс үткәрелде. Лимонад-ул бик тәмле һәм файдалы эчемлек. 
Мастер-класс барышында балаларга кирәкле материаллар (аларның характеристикалары һәм альтернатив алмаштыру мөмкинлеге) турында җентекләп сөйләделәр. Башта аңлаттылар, аннары эчемлек ясау процессын күрсәттеләр. Балалар үзләре дә әлеге процесста бик теләп катнаштылар һәм, әлбәттә инде, лимонадны татып карадылар, бу вариантын сатып алуга караганда тәмлерәк булуын таныдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International