Ана капиталы сертификатларын бирү - проактив режимда

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Бер ел элек Пенсия фонды ана (гаилә) капиталына сертификатлар бирүгә проактив рәвештә кереште. Бу ел башыннан Менделеевск районында 88 яшь әнигә проактив режимда ана капиталы сертификаты тапшырылды.

Сертификатны проактив рәвештә рәсмиләштерү баланың туганыннан соң гаиләгә ана капиталы ЗАГС белешмәләре нигезендә рәсмиләштерелә дигән сүз.

Гаиләгә сертификат бирелүе, Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлүе һәм ана капиталы хокукы булган кешенең шәхси кабинетында, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында барлыкка килә. Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетка керү дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү узган һәркемнең мөмкинлеге бар. Әгәр шәхси кабинетта теркәлү юк икән, РПФның теләсә кайсы территориаль органында сертификат алу мөмкинлеге бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International