Өстәмә айлык матди тәэмин итү (ДЕМО) – гражданнарның аерым категорияләренә айлык түләү. Матди тәэминатка бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына хокуклы. Түләү күләме, ташламалы категориягә карап, 500 яки 1000 сум тәшкил итә.
ДЕМО Пенсия фондының территориаль органы пенсия белән бер үк вакытта түләнә. ДЕМО хокукы булган, әмма аны вакытында тормышка ашырмаган гражданнарга бу түләүне билгеләү турында яшәү урыны буенча РПФның территориаль органына гариза бирергә кирәк. Әгәр гражданин ДЕМО хокуклы булса да, ул пенсионер булып тормый икән, бу түләү шулай ук яшәү урыны буенча РПФның территориаль органнары тарафыннан билгеләнә һәм түләнә, ә Россиядән читтә даими яшәү очрагында – Россия Федерациясе Пенсия фонды тарафыннан. РФ территориясеннән читтә даими яшәүче РФ гражданнары мөрәҗәгать итү датасына ДЕМО билгеләү өчен мөрәҗәгать итәләр.