Районның авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Өченче бишкөнлек нәтиҗәләре буенча "Абалач" ҖЧҖ хуҗалыгында 2021 елгы урып-җыю эшләрен башкаруда шәхси өлеш керткәннәре өчен комбайнчылар Ирек Бәдриев, Сергей Косолапов һәм машина йөртүче Алексей Горюновны бүләкләделәр.

Район башлыгы Валерий Чершинцев аларга күчмә байрак, Рәхмәт хаты һәм бүләк сертификатлары тапшырды.

Хуҗалык белән танышу кысаларында Валерий Чершинцев авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин һәм хуҗалык башлыгы белән бергә кырларны карап чыктылар, агымдагы елда уңышлылык һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Хезмәткәрләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International