2021 елның 14 августында "Батыр" спорт мәктәбендә физкультурачылар Көненә багышланган хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда 8 команда (4 хатын-кыз һәм 4 ир-ат) катнашты.
Хатын-кызлар командалары арасында уеннар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
I урын - «Аммоний» командасы
II урын-Гимназия командасы
III урын - "Батыр " командасы
Ир-атлар командалары арасында уеннар нәтиҗәләре буенча:
I урын - «Аммоний» командасы
II урын - «Турай I» командасы
III урын - «Енабердино» командасы
Җиңүчеләр грамота, медальләр һәм тиешле дәрәҗәдәге кубоклар белән бүләкләнде.



