2021 елның 14 августында Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Ярышларда Яр Чаллы, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск шәһәрләреннән егетләр катнашты. Безнең шәһәрне «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тренер Минегәреев Рөстәм Рәис улы җитәкчелегендә тәкъдим иттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар түбәндәге призлы урыннар яуладылар:
I урын-Ратников Дима (озынлыкка сикерү)
II урын - Нефедов Александр (ядрә ыргыту)
II урын-Ратников Дмитрий (ядрә ыргыту)
III урын-Андреев Андрей (200 метр)
III урын-Хаматов Рәмис (ядрә ыргыту)
Барлык спортчылар да грамота һәм медаль белән бүләкләнде.

