«Безнең ишегалды» Президент программасын тормышка ашыру Менделеевскиның 13 ишегалдында дәвам итә. Бу хакта "Инвестицион һәм инфраструктура үсеше идарәсе" рәсми сайты хәбәр итә.
Шулай итеп, Химиклар ур., 2 адресы буенча ишегалдында да, аңа кергәндә дә яңа асфальт салынган. Яңа эскәмияләр, чүп-чар өчен урналар урнаштырылган. Балалар өчен уен элементларын һәм башкаларны монтажлау бара.
Шулай ук идарәче компания тарафыннан биредә агымдагы ремонт эшләре бара. Подъездлар, керү төркемнәре буялган, цоколь катының фасады буялган
Калган ишегаллары буенча эшләр дәвам итә.




