Әдәби сәгать “Башыннан кичкәннәр турында язган”

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Тойгуҗа авылы китапханәсендә фронтовик шагыйрь, прозаик Әдип Маликовның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Башыннан кичкәннәр турында язган” дип аталган шигъри сәгать үткәрелде.

Китапханәче Сафина А.А. чарага килгәннәрне шагыйрьнең тормышы, иҗаты, китапханәдәге әдәби мирасы белән таныштырды. Язучының үзе кичергән вакыйгаларны сурәтләгән “Яшьлек утравым” китабыннан “Исән булсак, бер кайтырбыз” дип аталган бүлекне укыгач, шигъри сәгать аның төрле елларда язылган шигырьләрен уку белән дәвам итте. Бу чарада аның тормыш юлдашы, хатыны шагыйрә Саҗидә Сөләйманова да искә алынды һәм бергәләп аның күңелгә үтеп кергән, ягымлы җырларын да башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International