Ай саен бирелә торган түләү (ЕДВ), өстәмә ай саен бирелә торган материаль тәэминат (ДЕМО), әлеге түләүләр кемнәргә бирелә, кая мөрәҗәгать итәргә

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Россия Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары гамәлдәге законнар кысаларында төрле социаль түләүләрне гамәлгә ашыра: аларга – айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм аның составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), өстәмә ай саен бирелә торган материаль тәэминат (ДЕМО) һәм өстәмә материаль тәэминат (ДМО) керә.

       Айлык акчалата түләү- Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан түбәндәге категориягә караган гражданнарга бирелә торган социаль түләү. Алар:

  • Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан җәрәкәтләр ветераннары;
  • инвалидлар,инвалид балалар;
  • фашизмның балигъ булмаган тоткыннары;
  • радиация тәэсирендә зыян күрүчеләр.

 Пенсия фонды сайтының  “Социаль түләүләр” бүлегендә айлык акчалата түләү алуга хокукы булганнарның тулы исемлеге бирелә.

Айлык акчалата түләү гариза нигезендә билгеләнә. Гаризаны Пенсия фонды сайтындагы  шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук  фондның теләсә кайсы территориаль фондына яисә күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.

2020 елның 28 июленнңн – Россия хезмәт Министрлыгының 327н саны приказы көченә кергәннән соң, инвалидлыклары булган гражданнар гариза белән мөрәҗәгать итмиләр, чөнки инвалидлар һәм инвалид балаларга инвалидлык инвалид дип табылган гражданинның каралу акты чыгарылмасы нигезендә билгеләнә, әлеге мәгълүмат  “Инвалидларның Федераль Реестры” дигән Федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан алына.

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә: инвалидлыкны билгеләү һәм раслауның вакытлыча кабул ителгән тәртибе буенча 2021 елның 1 октябренә кадәр (РФ хөкүмәтенең 2021 еоның 11 февралендә кабул ителгән 155 номерлы карары) гражданнарга инвалидлык буенча пенсия һәм айлык акчалата түләүне  озынайту өчен Пенсия фондына килергә кирәкми.

    Гражданин бер законда каралган берничә төр акчалата түләү алу хокукына ия булган очракта, түләү аларның отышлы вариантын сайлап, берсе буенча гына башкарыла. Айлык акчалата түләү елга бер тапкыр, 1 февральдә индексацияләнә.

Татарстанда 322558 кеше айлык акчалата түләү ала.

    Федераль законнар кысаларында ташламалар һәм социаль ярдәмгә хокукыбулган, ярдәмнеңакчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрҗьә кадәр фикерләрен үзгәртү хакындагы гаризаны территориаль органнарга, күпфункцияле үзәккә килеп яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша тапшыра алалар. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә була.

    Социаль хезмәтләр җыелмасына түбәндәгеләр керә:

  • рецепт буенча медицинада кулланучы дару препаратлары; рецепт буенча медицина изделияләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануы махсуслаштырылган изделиеләр;
  • төп авыруларны кисәтү өчен шифаханәләргә путевкалар;
  • дәвалау урынына шәһәрара транспортта бару-кайту, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү.

Өстәмә айлык материаль тәэминат (ДЕМО) аерым категория гражданнарга ай саен бирелә торган түләү. Материаль тәэминат алу хокукына яшәү урыннарына бәйсез рәвештә бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына ия. Категориясенә карап түләү күләме 500 яисә 1000 сум тәшкил итә.

1000 сум күләмендә өстәмә материаль тәэминат

  • Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына;
  • Сугышчан җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид калучыларга;
  • Канцлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри  тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннарына бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International