Әлфия Когогина Татарстан Республикасында социаль газлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

17 августта Казанда Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина инициативасы белән «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге катнашында Татарстан Республикасында социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

«Россия Президенты Владимир Путин, агымдагы елның апрель аенда Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда, гражданнарның өйләренә бушлай газ кертергә тәкъдим итте. Шулай ук Президент Хөкүмәткә төбәкләр хакимиятләре белән бергә газлаштыруның төгәл планын эшләргә кушты. Дәүләт Думасы кыска вакыт эчендә тиешле закон әзерләде һәм кабул итте, аның нигезендә торак пунктка салынган торбадан конкрет гаиләнең йорты чикләренә кадәр газ дәүләт хисабына салыначак», – дип билгеләп үтте депутат.

"Законда финанслау чыганагы булып газ бүлү оешмасының инвестиция өстәмәсе, ташламалы кредитлар һәм кредитлар торуы язылган. Хөкүмәт 2021 елның 1 ноябренә кадәр әлеге законны үтәү өчен кирәкле барлык хокукый актларны эшләргә һәм расларга тиеш. Безнең республикада аеруча социаль әһәмияткә ия булган проектны гамәлгә ашыруны контрольдә тотачакмын», – дип хәбәр итте Когогина.

Очрашу барышында шулай ук инновацион потенциалны үстерү һәм импортны алыштыру сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, догазификация кысаларында закон чыгару инициативаларының кирәклеге турында да сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International