Ни өчен түләү кире кагыла? “нуль кереме кагыйдәсе”

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Гариза белән мөрәҗәгать итүченең яисә гаиләдәге хезмәткә яраклы кешенең кереме булмау (“нуль кереме кагыйдәсе”). Пособие гаиләдәге өлкә кешеләрнең хезмәт хакы (стипендия, хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлегеннән алынган керем, пенсия) булганда билгеләнә.

Керем булмау объектив тормыш шартлары белән нигезләнгән очракта, “нуль кереме кагыйдәсе” кулланыла. Керем булмауга түбәндәге сәбәпләр нигез булып тора:

  • күп балалы гаиләдә әти-әнинең берсенең 12 ай дәвамында кереме юк, икенчесе хезмәт, эшмәкәрлек яисә иҗади эшчәнлек, пенсия яки стипендия формасында керем ала;
  • ялгыз ата яки ана турында сүз барганда (баланың рәсми рәвештә я әнисе, я әтисе генә бар, икесенең берсе я үлгән, я баланың таныклыыгына язылмаган, я хәбәрсез югалган);
  • 3 яшькә кадәрге баланы карау;
  • инвалидлык булган яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене тәрбияләү;
  • 23 яше тулмаган гаилә әгъзасының көндезге уку бүлегендә укуы:
  • чакыру буенча хәрби хезмәттә булу һәм хәрби хезмәттән кайткач өч ай вакыт;
  • “эшсез” статусында булу (мәшгульлек үзәгендә эшсез сыйфатында рәсми төркәлгән булу раслану һәм 6 ай дәвамында шул статуста булу);
  • иректән мәхрүм ителү вакыты һәм азат ителгәннән соң өч ай вакыт.
  • Булачак әниләргә һәм ялгыз әти-әниләргә үзләренең яшәү шартларының әлеге критерийларга туры килүен бәяләргә һәм гариза язганда  игътибарлы булырга кирәк!

 

“Түләүләрнең икесе дә гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен комплекслы бәяләп билгеләнә. Шуңа күрә, гаилә агъзаларының һәркайсының материаль хәлен объектив бәяләү өчен, алар турында шактый бай мәгълүмат тупларга кирәк: рәсми керем, социаль ярдәм чаралары, хәрәкәт итә- итми торган милек иясе булу, мәшгульлек үзәгендә исәптә тору-тормау һ.б. Әлеге мәгълүматларны алу өчен белгечләр төрле оешма ведомстволарга сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Кайберәүләрнең Дәүләт хезмәтләре порталына гариза карау 20 көнгә озынайтыла дигән хәбәр килү әнә шул сорауларга җаваплар алынмау белән бәйле. Гариза каралуның максималь срогы – гариза төркәлгәннән соң 30 эш көне (календарь көн түгел);- дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

*1037 санлы 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән Карар Кагыйдәләренң 13 пункты

**2021 елның 28 июнендәкабул ителгән Карарга документлар исемлеге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International