Ни өчен түләү кире кагыла?

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: агымдагы елның 1 июленнән фонд авыр финанс хәлендә булып, йөклекнең иртә срогында исәпкә баскан булачак әниләрдән һәм ялгызы гына  8 яшьтән 16 яшькәчә бала үстерүчеләрдән пособие түләүгә гаризалар кабул итә башлады.

        Гариза язучыларының кайберләренең шәхси кабинетларында карар кабул ителү хакында хәбәрнамәләр җибәрелде инде. Хәбәрнамәләр түләү билгеләнү, кире кагылу яисә гариза карау вакытының озайтылуы хвкында булырга мөмкин.

Шуны аңлау зарур, пособие билгеләгәндә, Пенсия фонды гаиләнең әлеге төр ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсен ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән алынган критерийлар буенча бәяли.

Ай саен бирелүче пособие билгеләүне кире кагу хакында карар чыгаруга сәбәпче булган төп критерийларга тукталыйк:

  1. Гаиләдә җан башының керемен Татарстанда җан башына кабул ителгән яшәү минимумыннан- 9955 сумнан артык булуы.

Мәсәлән: Гариза 2021 елның июлендә бирелеп, сезнең 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 28 февраленә кадәр вакыт аралыгындаҗан башына булган керем әлеге суммадан артып киткән очракта, пособие түләнмәячәк.

Пособие билгеләгәндә түбәндәге керемнәр исәпкә алынмый:

  • 3 яшьтән 7 яшькәчә әлеге балага алдагы чорда түләнгән псобиеләр;
  • 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге әлеге балага алдагы чорда түләнгән  пособиеләр;
  • бер тапкыр күрсәтелә торган материаль ярдәм һәм иминият түләүләре;
  • социаль контракт кысаларында бирелгән акчалар;
  • гариза биргән көнгә 18 яше тулган (Россия Федерациясе субъектлары законнар җыелмасында каралган аерым очракларда – 23 яшь) балага түләнгән пособиеләр һәм башка төр түләүләр һәм алиментлар;
  • 18 яшькәчә кадәрге инвалид баланы яисә тумышлыктан 1 төркем инвалидны караучы хезмәткә яраклы кешегә ай саен бирелүче түләүләр.
  1. Гариза язучының һәм аның гаилә әгъзаларының 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 1037 санлы Карар белән беркетелгән нормадан артык күләмдә хәрәкәт итә-итми торган милке булу (мәсәлән: гариза язучының 2 яисә аннан күбрәк автомобиле, гомуми мәйданы гаиләнең һәр кешегә 24 квадрат метрдан арткан 2 яисә күбрәк фатиры булу, гаиләдә 3 һәм аннан күбрәк бала булган очракта, күрсәтелгән нормадан артыграк рөхсәт ителә*).
  2. Пособие сорап язылган гаризада дөрес яки тулы булмаган мәгълүматлар:МИСАЛЛАР:

а) түбәндәге мәЪүлүматлар юк:

- йөкле хатын-кыз исәпкә баскан медицина учреждениесенең исеме һәм тулы адресы;

- алимент түләтү турында карар чыгарган суд органының тулы исеме адресы, карарның номеры, датасы, хөкемдарның исем- фамилиясе.

б) Мәгүлүматлар дөрес күрсәтелмәгән:

- баланың СНИЛСы;

- баланың исем-фамилиясе, әтисенең исеме (гаилә әгъзаларының);

- баланың (гаилә әгъзаларының) туган көне;

- гаилә составы турындагы мәгълүмат;

- гаилә хәле турында;

- гаризага гаиләдә җан башына айлык керемне исәпләгәндә исәпкә алына торган гаилә әгъзасы өстәлгән.

  1. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең яисә гаиләдәге хезмәткә яраклы кешенең кереме булмау (“нуль кереме кагыйдәсе”).
  2. Кире кайтарылганнан соң бердәм дәүләт хезмәтләре аша гаризасын төзәтеп кабат бирмәү.
  3.  Гариза белән мөрәҗәгать итүченең Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә 10 эш көнендә документлар (мәгълүматлар) бирмәү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International