Өстәмә материаль тәэминат (ДМО); әлеге түләүләр кемнәргә бирелә, кая мөрәҗәгать итәргә

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Татарстанда 1661 кеше өстәмә материаль тәэминат ала.

500 сум өстәмә материаль тәэминат түбәндәге категорияләргә түләнә:

  • Хәрәкәттәге армия составына кермәгән сугышчан частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби уку йортларында 1941 елның 22 июненән 1945 елның 3 сентябренә кадәр 6 ай хезмәт иткән хәрбиләргә, шулай ук әлеге чорда СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләргә;
  • Сугыш чорында һәлак булучыларның тол калган хатыннарына;
  • Бөек Ватан  сугышы инвалидларының тол калган хатыннарына;
  • “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе бнлән бүләкләнүчеләргә;
  • Нацист канцлагерьлары, төрмәләре һәм геттоның балигъ булмаган тоткыннарына.

 ДЕМОны 500 сум күләмендә Татарстан Республикасында 1710 кеше ала.

Бу акчаны Пенсия фонды гражданнарга пенсия белән бергә түли. Өстәмә материаль тәэминат хокукларыннан файдаланучыларга яшәү урыны буенча Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә тәэминатка хокуклы кеше пенсия яшенә җитмәгән булса, Пенсия фондының территориаль органнары бу төр түләүне билгели һәм түли. Түләүгә хокукы булган Россия гражданины даими рәвештә чит илдә яшәсә, түләү Россия Пенсия фонды аша башкарыла.

       Берьюлы берничә өстәмә түләүгә хокукы булучыларга ул бары бер, гражданнар өчен отышлы вариант буенча гына билгеләнә.

Өстәмә материаль тәэминат (ДМО) – Россия Федерациясенең законнар җыелмасы яктылыгында билгеләнеп, пенсиягә өстәлә торган түләү. Иң зур күләмдә өстәмә түләү Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Дан Орденының өч дәрәҗәсе ияләренә, шулай ук Россия Федерациясе Герое, Изге Апостол Андрей Первозванный Ордены яки 1 дәрәҗә  “Ватан алдындагы казанышлары” өчен ордены белән бүләкләнгән пенсионерларга бирелә

Өстәмә түләү иминият пенсиясенә өстәлә һәм һәр категория өчен аерым күләмдә билгеләнә һәм пенсия белән бергә түләнә.

Татарстан Республикасында  әлеге категориягә караучыларның 13е Социалистик Хезмәт Геройлары.

Игътибар: Өстәмә материаль тәэминат түләүле эш башкарган чорда түләнми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International