Менделеевск районы прокуратурасы җирле 53 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Ул РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата көч куллану) гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның 30 апрелендә көнендә хөкем ителүче, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге бинасында, җинаять эше буенча тикшерү эшләре барышында полиция хезмәткәре белән җәнҗал оештырган һәм бинадан китәргә маташкан. Тәртип сакчысы хатын-кыздан тынычлануын һәм хокукка каршы гамәлләрне туктатуын сорый.

Хатын үз гаебен танымаган.

Җинаять эше Менделеевск район судына карап тикшерү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International