Ел саен Россия Федерациясендә гөмбә белән агуланудан зыян күргән 1 меңгә якын кеше теркәлә, 30га якын очрак үлем белән тәмамлана.
Гөмбә белән агулануны сәламәтлеге какшаган кешеләр һәм балалар аеруча авыр кичерә. Балалар организмында аларны эшкәртү өчен кирәкле санда ферментлар юк әле. Нәкъ менә шуңа күрә 14 яшькә кадәрге балаларны теләсә нинди гөмбә белән ашатырга киңәш ителми.
Балалар арасында гөмбә белән агулану очраклары ешрак була. Гадәттә, йөргәндә, өлкәннәрнең игътибарсызлыгы һәм сабыйларның саксызлыгы аркасында, чи гөмбә бала организмына эләгә.
Роспотребнадзор гөмбә белән балалар гына түгел, өлкәннәр дә агулана ала, дип искәртә. Күңелсез нәтиҗәләрдән котылу өчен саклык чараларын үтәү бик мөһим.
Ни өчен гөмбә белән агулану мөмкин?
Гадәттә, кешеләр таныш булмаган яки ялган гөмбәләрне авыр металл, агулы химикатлар туплаган урыннарда, шәһәр паркларында җыялар. Моннан тыш, елның коры чорында яки гөмбә җыю урыны пестицидлар яки корткычларга каршы көрәшү өчен агулы химикатлар белән эшкәртелгәннән соң, хәтта ашарга яраклы гөмбә дә агулы булырга мөмкин.
Иң мөһиме, гөмбәләрне ничек дөрес итеп әзерләргә кирәклеген бөтенесе дә белми. Гөмбә - авыр эшкәртелә торган продукт, анда гөмбә клетчаткасы — хитин күп, ул эшкәртелми генә түгел, ә ашказаны эшкәртү өчен соклар бүленеп чыгуны да кыенлаштыра. Шуңа күрә гөмбәдән ясалган ризыклар ашкайнату тракты авырулары булмаган сәламәт кешеләргә киңәш ителә. Барлык гөмбәләрне ашамлык пешерер алдыннан 10 минут дәвамында суда кайнатыргы, кайнаган суын түгеп, пешкән гөмбәләрне юарга һәм аннары аларны гадәттәгечә әзерләргә киңәш ителә. Гөмбәләрнең алдан пешүе аларда агулы элементлар микъдарын шактый киметергә ярдәм итәчәк.
Сатып алучыларга киңәшләр:
Гөмбә әзерләү
Гөмбә әзерләү барышында ашарга яраклы гөмбәләр исемлеге барлыгын истә тотарга кирәк. Зур ашарга яраклы гөмбәләр төркемендә бары тик ак гөмбәне, гөреҗдә һәм нарат гөмбәсен һичшиксез алдан суда пешермичә дә ризык әзерләгәндә кулланырга ярый.