Социаль ипотека йортын тапшыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Бүген Г.Тукай ур., 16 адресы буенча социаль ипотека йортын тапшыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Очрашу РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Валерий Чершинцев, ТР ГИСУ вәкиле һәм булачак йортта яшәүчеләр белән бергә узды.

Йортта төзү-монтаж эшләре тулы күләмдә тәмамланган. Хәзерге вакытта Дәүләт төзелеш күзәтчелеге белән документларны килештерү процессы бара, аның, үз чиратында, территорияне төзекләндерү буенча сораулары бар иде.

Мәсьәлә контрольгә алынды, хәл итү өчен алга таба гамәлләр планы эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International