Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә онлайн режимында иртәнге киңәшмә булды.
РҮХ хәбәр иткәнчә, кичә 51 кеше вакцинацияләнде, барлыгы тиешле халыкның 44,6 проценты. Барлык теләүчеләр дә поликлиниканың 113 кабинетында һәм ФАПларда вакцинацияләнә алалар.
Авыл хуҗалыгы: урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле барлыгы 93% кыр җыеп алынган, Җиңү һәм Абалач хуҗалыкларында эшләр тәмамланмаган.
Шулай ук капиталь ремонт һәм төзекләндерү объектлары буенча эшләр, Өлкәннәр айлыгын үткәрү буенча фикер алыштылар.
.jpg)